Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, сак булыгыз. Финанс пирамидасына күбрәк 50 яшьлекләр эләгә

2014-2015 елларда Татарстанда финанс пирамидалары артуы күзәтелә. Соңгы ике елда, аларның эшчәнлеге аркасында, ун мең кеше зыян күргән, 40 җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә килгән зыянның гомуми суммасы ике миллиард сум тәшкил итә. - Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан һәрвакыт әлеге оешмаларны тикшерү эшләре алып барыла. Без, «Приволжский сберегательный», «Прогресс», «Наследие», «АгроФинансГруп»,...

2014-2015 елларда Татарстанда финанс пирамидалары артуы күзәтелә. Соңгы ике елда, аларның эшчәнлеге аркасында, ун мең кеше зыян күргән, 40 җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә килгән зыянның гомуми суммасы ике миллиард сум тәшкил итә.

- Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан һәрвакыт әлеге оешмаларны тикшерү эшләре алып барыла. Без, «Приволжский сберегательный», «Прогресс», «Наследие», «АгроФинансГруп», «Старт-Инвест» кебек кредит кулланучылар кооперативларын тикшерү нәтиҗәсендә, өч җинаять эше кузгаттык. Бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгында финанс пирамидасы белән бәйле 38 җинаять эше тикшерелә, 25 кеше кулга алынган, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе полиция подполковнигы Ринат Акчурин.
Аның сүзләренчә, күбрәк урта яшьтәге, иллегә якынлашкан урта керемле кешеләр финанс пирамидасы тоткыны була.

Җинаятьчеләрне ничек танырга соң? Иң беренчесе - алар, нинди дә булса зур оешмага акча керткән өчен, зур процентлар вәгъдә итә.
- Оешма тәкъдим иткән процентлар Үзәк банкыннан артыграк була алмый. Болай булганда, оешма үзенә бернинди керем алмыйча, кеше максатларында гына эшли булып чыга. Беркем дә сезнең акчагызны күбәйтү өчен тырышмый, үз кесәсен кайгырта, - диде Ринат Акчурин.

Оешмага дустыгызны, туганыгызны җәлеп итеп, аннан нинди дә булса керем вәгъдә итсәләр дә ышанмаска куша полиция хезмәткәрләре.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, сак булыгыз. Финанс пирамидасына күбрәк 50 яшьлекләр эләгә