Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты быел Алабуга шәһәрендә узды
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткән чемпионатта илебезнең 35 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнашып, беренчелек өчен бил алышты. Алар арасында Азнакай көрәшчеләре - "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнеп, күптән үз исемнәрен көрәш тарихында язган Илфат Миңнегалиев һәм Ислам Закиров та бар иде.
Киеренке көрәш Илфат Миңнегалиевка чираттагы җиңүен алып килде, ул 62 кг авырлык категориясендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионы булып танылды.
Ислам Закиров та сынатмады, ул 82 кг авырлыкта бронза медаль яулады.
Көрәшчеләрнең тренеры - Айрат Миңнегалиев.
Спортчыларны һәм аларның тренерын уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев