10 июнь 2016 яңалыклары
-
“Иң яхшы мәктәп – 2016” фотоконкурс җиңүчеләрен котлыйбыз
"Маяк" газетасы редакциясе сайтында ( http://aznakaevo-rt.ru) "Иң яхшы мәктәп - 2016" өчен он-лайн тавыш бирү үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыеп, шәһәр мәктәпләре арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбе, авыллар арасында Чубар Абдул мәктәбе җиңеп чыкты. Бүген, 10 июненьдә, жиңүчеләр бүләкләү булды. Аларга 20 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
-
Азнакайлылар, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына иң кыйммәтле билетлар сатуга чыккан
Халыкара футбол федерациясе 2018 елгы чемпионатка иң кыйммәтле билетларны сатуга чыгарганлыгы хакында хәбәр итә Lenta.ru. "Большая тройка" дигән иң кыйммәтле пакет 1,4 миллион доллардан 2,8 миллион долларга кадәр тора. Пакетка VIP хезмәт күрсәтү, шәхси ложа, Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы 19 матчка иң яхшы урыннар, шул исәптән, турнирны ачу, ике ярымфинал һәм...
-
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсендә зур югалту
Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Шакирова әле узган елның август аенда гына 88 яшьлек әнисе Гөлмәрьямне югалткан булса, июнь башында 93 яшьлек әтисе Мәскүрне җирләп килгән. Җырчы бер-бер артлы якын кешеләрен югалтуны авыр кичергән. - Әти-әнием хөрмәткә лаеклы кешеләр иде. 66 ел бергә гомер кичерделәр. Бишебезгә дә ныклы тәрбия бирделәр. Бик...
-
4 сәгатьлек операция: кемне – ананымы, әллә баланымы?
27 яшьлек Юлия Минһаҗева, үзенең тиздән әни булачагын белгәч тә, бик сөенә. Гаиләләрендә беренче көтелгән бала туачак лабаса. Башка авырлы хатын-кызлар кебек үк, ул да медицина тикшерүләре уза, бернидән дә зарланмый, әмма беркөнне кинәт башы авырта башлый. Авыртуга түзә алмагач, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырталар. Юлияне тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә...
-
Азнакайлылар, сак булыгыз. Финанс пирамидасына күбрәк 50 яшьлекләр эләгә
2014-2015 елларда Татарстанда финанс пирамидалары артуы күзәтелә. Соңгы ике елда, аларның эшчәнлеге аркасында, ун мең кеше зыян күргән, 40 җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә килгән зыянның гомуми суммасы ике миллиард сум тәшкил итә. - Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан һәрвакыт әлеге оешмаларны тикшерү эшләре алып барыла. Без, «Приволжский сберегательный», «Прогресс», «Наследие», «АгроФинансГруп»,...
-
Азнакайның сәләтле яшьләре шәһәр үсеше буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр
Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "2015-2020 елларга Татарстанда сәләтлеләр белән стратегик идарә итү" дәүләт программасының төп коммуникация һәм демонстрация мәйданчыгы - "Минем шәһәрем. Минем сәләтем" күчмә күргәзмәсе узды. Аның максаты - укучыларны, студентларны, остазларны һәм ата-аналарны республиканың үсеш мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру иде. Күргәзмә кысаларында компания һәм предприятиеләр яшьләргә...
-
Динмөхәммәтов Миргазиян Абдулла улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз
Камышлы авылында туып үскән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Динмөхәммәтов Миргазиян Абдулла улын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы...
-
Каримова Фания Мохәммәтзарип кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Якшыбай авылында яшәуче кадерлебез Каримова Фания Мохәммәтзарип кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сина исәнлек-саулык, ныклы сәламәлек, тигезлектэ озын гомер телибез. Кадерлебез - син тугры тормыш иптәше, доньядагы ин яхшы әни, искитмәле, ярдәмчел, чын йорәгеңне бирэ торган эби. Ботен яктанда булган яхшы кодагый. Һәрвакыт шундый саф, киң күнелле булып кал....
-
Азнакайлылар исегездә тотыгыз! Исерек шофер – җинаятьче
Руль артына эчкән килеш утыру - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының иң җитдиләреннән берсе. Юлдагы аварияләрнең дә күпчелеген нәкъ менә алар ясый. 2нче суд участогы җәмгыяви судьясы Лилия Зиннәтуллина белән әңгәмәбез әнә шул хакта. -Лилия Фәрхәтовна, Сезгә мондый категория эшләрне еш карарга туры киләме? -Җәмгыяви судьялар тарафыннан 2015 елда һәм...
-
И, гөрләде Сабан туе Актүбәдә!
Быелгы Сабунтуй актүбәлеләр өчен аеруча истәлекле булды, чөнки бистә үзенең 60 еллыгын каршылый. Шушы дистә еллар дәвамында үсеп, яңарып, Актүбә ил күләмендә дан казанды, күпме хезмәт, спорт батырларын бирде, сәнгать йолдызларын кабызды. Мәйдан алдынгы мехнанизаторларны, терлекчеләрне кайнар сәламләде. Бистә үсешен нефтьчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәмдә алар исеменә...