25 сентябрьдә “Милләтләр кроссы – 2026” республика акциясе кысаларында районда йөгерү буенча ярышлар үткәрелде.
Чара тантаналы шартларда “Юбилейный” стадионында башланып китте.
Ярышка килүчеләрне физик культура һәм спорт җитәкчесе Рәфис Миңнеханов тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Кросста шәһәр һәм авыл мәктәпләре, оешма-предприятиеләрдән спорт сөючеләр катнашты. Теләге булганнар ГТО нормативларын да бирделәр. Бүләкләүләр спорт бәйрәменең иң күңелле мизгелләре булды.
Шундый матур, файдалы спорт бәйрәме узуы – Азнакайда халыкның спортны яратулары турында сөйли иде.
Нет комментариев