Патриотик рухтагы очрашу
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Патриотик рухтагы очрашу

Бүген ДОСААФ Азнакай җирле оешмасында балалар катнашында «Радиодулкыннардан һавага кадәр» («Связь поколоний от радиоволны до неба») дип аталган матур чара узды.

Әлеге чарада ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, Азнакай яшьләр радио оешмасы җитәкчесе Ринат Вәлиев, махсус хәрби операциядә катнашкан ветеран хәрби Дмитрий Петрощук катнаштылар. Алырның чыгышлары туган илгә булган мәхәббәт, кыюлык, батырлык үрнәкләре белән сугарылган иде. Алар балаларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр. 

Чараның иң күңелле минутлары – бүләкләүләр булды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләргә һәм гражданнарга багышланган, Россия яшь радиостанцияләре арасында барган кыска дулкыннарда радиоэлемтә буенча “За други своя” мемориаль ярышларда җиңү яулаган яшь радиосөючеләр Галина Дарина һәм Александр Черников диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Гәрәй Мөҗәһит улы чарада катнашкан укучыларга да бүләкләр тапшырды. 

Әлеге очрашу укучылар күңелендә онытылмас мизгелләр булып уелып калыр. Чын геройлар белән көн саен очрашып тормыйлар бит ул. 
 


Нет комментариев