Азнакайда яңа район башлыгы сайланды
Вакыт, вакыйга

Азнакайда яңа район башлыгы сайланды

Кайбер көннәр, вакыйгалар район тарихында календарьдагы бер дата булып кына калмый.

Алар кешеләрнең хәтерендә, күңелендә озак саклана. Бүген Азнакайда да шундый истәлекле көннәрнең берсе булды. 

Район Советы депутатлары сессиясендә муниципаль районның яңа башлыгы сайланды. Азнакай белән 15 ел дәвамында җитәкчелек иткән Марсель Шәйдуллин Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануы сәбәпле район башлыгы вазифасыннан китте. Район җитәкчелеге эстафетасы исә озак еллар башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Айдар Хәләф улы Шәмсетдиновка тапшырылды. 

“Азнакайның үсеше күз алдында”

Сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Ул Азнакай турында да, Марсель Шәйдуллин турында да аерым җылылык белән сөйләде. 

Азнакай – Татарстанның зур, дәрәҗәле һәм әйдәп баручы районнарының берсе. Бу – район җитәкчелегенең һәм халыкның бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Соңгы 15 елда районга 100 миллиард сум капитал кертелгән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 2, 5 тапкыр арткан. Азнакай игенчелек өлкәсендә күп еллар үрнәк мәктәп булып торды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә районның игенчелек мәктәбенә югары бәя биргән иде,

– диде ул. 

Ләкин Марат Әхмәтовның чыгышында саннардан да бигрәк, Марсель Шәйдуллинга булган шәхси хөрмәте сизелде. 

Мин, әлбәттә, монда Марсель Зөфәр улының роленә тукталмый булдыра алмыйм. Аның халыкчанлыгы мине һәрвакыт сокландырып килде. Ул Азнакай халкын яратты. Ә бу – бик зур бәя. Халык та аны ачыклыгы, һәр кешенең үтенеч-гозерен үз күңеле аша үткәрә белүе өчен үз итте,

– диде Марат Әхмәтов. 

Ул Шәйдуллинның кешеләр белән аралашуын, аларны тыңлый белүен аерым билгеләде. Хәтта үзе Марсель Зөфәр улыннан, яшь аермасына карамастан, бу мәсьәләдә күп нәрсәгә өйрәнүен әйтте. 

Мин үзем дә кешеләр белән аралашу, аларны тыңлау мәсьәләсендә аннан бик күп әйбергә өйрәнгән кеше, гәрчә, аннан күпкә олырак булсам да. Ул миңа “укытучым” дип әйтә иде. Ә чынлыкта мин аннан да өйрәндем,

– диде ул.

Син башкаларны бәхетле итү өчен тырышып, үз тормышыңны да бәхетле итә алган кеше. 

Ул аның халык белән хакимият арасындагы ышанычны ныгытуга керткән өлешенә дә басым ясады. 

Син халыкның хакимияткә булган мөнәсәбәтен үзеңә булган мөнәсәбәтең белән ныгыттың. Азнакайда барысы да бар, иң мөһиме – кешеләр. Халык хакимияткә ышана, хакимиятнең дә кешеләр арасында абруе бар,

– диде Марат Әхмәтов. 

Соңыннан Марат Әхмәтов Марсель Шәйдуллинны “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. 

“Унбиш ел сезнең белән кулга-кул тотынып эшләдек” 

Сессия барышында Марсель Шәйдуллин адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Зал берничә тапкыр алкышларга күмелде. Район белән 15 ел җитәкчелек иткән башлыкны азнакайлылар күз яшьләре белән озатты. 

Марсель Шәйдуллин җитәкләгән еллар – Азнакай тарихының аерым бер зур этабы. Унбиш ел – җитәкче өчен дә, район өчен дә зур вакыт. Бу еллар эчендә Азнакайның йөзе үзгәрде, социаль объектлар яңарды, юллар, инженерлык челтәрләре, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелде, яңа проектлар тормышка ашырылды. 

Әмма район үсешен бары тик төзелгән объектлар, яңартылган юллар һәм саннар белән генә үлчәп булмый. Бу – кешеләр белән көн саен аралашу, хезмәт коллективлары белән очрашулар, авыллардагы проблемаларны өйрәнү, меңләгән мөрәҗәгать, катлаулы карарлар, бәхәсләр, уртак җиңүләр һәм район өчен борчылулар белән узган еллар. 

Азнакайның көче – аның кешеләрендә. Районның уңышлары турында сөйләгәндә, Марсель Зөфәр улы әлеге фикерне һәрвакыт беренче урынга чыгарып килде. Үзенең җавап чыгышында да ул моңа басым ясады. 

Районда башкарылган эшләрнең артында бер генә кеше тора алмый. Азнакайның төп көче – һәр көнне үз эшен намус белән башкарган кешеләр. Нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, төзүчеләр, табиблар, укытучылар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, ветераннар, коммуналь хезмәтләр... Һәркемнең үз өлеше бар,

– диде ул. 

Үзенең чыгышында ул үзе белән бергә эшләгән һәркемгә, шул исәптән ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга, аларның гаиләләренә рәхмәтен җиткерде. 

Иң җылы сүзләре исә әти-әнисенә, гаиләсенә адресланды. 

Кабинет ишеге һәрвакыт ачык булды. Мин беркайчан да бикләнеп утырмадым, халык белән гел бергә яшәдем. Кешеләрне ярату, аларның хәленә керә белү – әти-әнием кечкенәдән күңелемә салган сыйфат. Бу юлда тормыш иптәшем Әлфиянең дә өлеше зур. Ул минем эшемнең нинди зур җаваплылык икәнен һәрвакыт аңлады, авыр вакытларда да терәк булды. Шуңа күрә мин бар көчемне эшкә бирә, үземне тулысынча районга хезмәт итүгә багышлый алдым. Гаилә, балаларны үстерү, укыту, тәрбияләүнең төп җаваплылыгы аның өстендә булды. Әлфия, миңа ышанычың, сабырлыгың һәм терәгең өчен аерым рәхмәт сиңа,

– диде Марсель Шәйдуллин. 

Район белән хушлашу чыгышында Марсель Шәйдуллин бүгенгә кадәр башкарылган эшләр белән генә тукталып калырга ярамаганын да әйтте. Азнакайның мөмкинлекләре зур, алда тагын да җаваплырак бурычлар көтә. Иң мөһиме – ирешелгәннәрне саклау, башланган эшләрне дәвам итү, кешеләр белән элемтәне югалтмау. 

Мин һәрвакыт сезнең янда, алда безне тагын да нәтиҗәле эшләр көтә. Хөрмәтегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт,

– диде ул. 

Аның Азнакайдан китүе – район белән элемтәләрнең өзелүе түгел. Хәзер ул район мәнфәгатьләрен башка дәрәҗәдә яклый алачак. Җитәкче Дәүләт Думасы депутаты буларак та Азнакай белән бәйләнешен саклап, район үсеше өчен көчен кызганмаячагын белдерде. 

Сез миннән депутат ясадыгыз. Рәхмәт сезгә, азнакайлылар. Сез – мине депутат иткән халык,

–диде ул. 

Эстафета – Айдар Шәмсетдиновка

Район башлыгы вазифасына Айдар Хәләф улы Шәмсетдинов кандидатурасын Марат Әхмәтов тәкъдим итте. 

Айдар Шәмсетдинов Азнакай өчен чит кеше түгел. Тумышы белән Мөслим районыннан булса да, аның хезмәт юлы тулысынча Азнакай белән бәйле. Ул табиб булып эшләде, район үзәк сырхауханәсен җитәкләде, аннан соң озак еллар район башкарма комитеты җитәкчесе булып хезмәт итте. Шуңа күрә районның социаль-икътисади тормышын, авыл җирлекләрен, предприятие һәм оешмаларны, социаль, икътисади өлкәдәге мәсьәләләрне яхшы белә. 

Шуңа күрә яңа җитәкче алдына иң элек дәвамчанлык бурычы куелды. Еллар дәвамында формалашкан эшлекле мохитне саклау, халык белән уртак тел табу, кешеләрнең ышанычын кадерләү, башланган эшләрне туктатмау – төп юнәлешләр шулар. 

Айдар Шәмсетдинов үзенә күрсәтелгән ышанычны зур җаваплылык итеп кабул итүен әйтте. Ул республика җитәкчелегенә, район Советына, депутатларга һәм район халкына рәхмәт белдереп, Азнакайның бөтенлеге, муллыгы һәм киләчәге өчен тырышып эшләргә сүз бирде. 

Сессиянең тагын бер истәлекле мизгеле – район Советы депутатлары карары белән Марсель Шәйдуллинга “Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелү булды. 

Бу мәртәбәле исем аның район белән 15 ел дәвамында җитәкчелек иткән чорына, Азнакай үсешенә керткән хезмәтенә һәм район халкы белән еллар дәвамында урнашкан мөнәсәбәтенә үзенә күрә бер җәмәгать бәясе булды. 

 

 


Нет комментариев