Төрек кардәшләребез киләчәктә районда өч юнәлеш буенча эшләргә әзер. Бу – кирпеч заводы төзү, кием-салым тегү һәм пластик шешәләрне эшкәртү.
(24 октябрь, Азнакай, “Маяк”) Бүген “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Истанбул шәһәре эшмәкәрләре – ирле-хатынлы Хатиҗә һәм Халит Айханнар Азнакайда булды.
Киләчәктә алар өч юнәлеш буенча эшләргә әзер. Бу – кирпеч заводы төзү, кием-салым тегү һәм пластик шешәләрне эшкәртү.
Көннең икенче яртысында Төркия эшмәкәрләре Азнакай киемнәрендә булдылар һәм алардагы җитештерү технологияләре белән кызыксындылар, шулай ук сәнәгать мәйданчыклары белән таныштылар.
Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.
Нет комментариев