Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 3 яшьлек Александра гүзәллек бәйгеләрендә җиңүләр яулады

Азнакай кызы Александра Мещановага 3 яшь кенә булса да, төрле дәрәҗәдәге матурлык һәм талант конкурсларында җиңеп, 22 титулга ия булган һәм аларның саны буенча Россия күләмендә рекордсмен исемен яулаган.

Бу көннәрдә алар әнисе белән Мәскәүдә узган Мода атналыгында катнаштылар.

Чарада Россия дизайнерлары үзләренең коллекцияләрен дә тәкъдим иттеләр, алар белән подиумда балалар да чыгыш ясадылар.

Шунда ук “Самые Гламурные Дети” журналы да матурлык бәйгеләренә нәтиҗәләр ясады.

Александра Мещанова “Юная Мисс Гламур Вселенной”  булып танылды. Аңа шулай ук “2022 елның иң яхшы фотомоделе” исеме дә бирелде. 3 яшьлек якташыбыз “Иң матур образ” бәйгесендә дә җиңү яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев