Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре район эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә кибетләрдә даими тикшерүләр уздырып торалар. Чираттагы рейдта хокук сакчылары район авылларында законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату очрагына тап булалар. Кибеттә сатуга куелган сыра эчемлекләренең документлары булмый. Хуҗалардан шундый 45,28 литр спиртлы эчемлек тартып алына. Тикшерү материаллары Арбитраж судка җибәрелгән.
Фото: https://pixabay.com
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев