Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Гөлҗиһан Чернышева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Азнакайда гомер итүче тыл ветераны Гөлҗиһан Чернышеваны район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер гасырлык юбилее белән котлады.

Гөлҗиһан апа тумышы белән Әгерҗе якларыннан булса да, аның барлык хезмәт юлы Азнакай белән бәйле. Авыр сугыш елларыннан соң ул Балтач районы комитетында җаваплы урыннарда эшли, аннан Азнакайда төпләнеп, почтада җитәкче вазифаларда лаеклы хезмәт куя. Шушы оешмада 40 ел эшләп, пенсиягә чыга.

Гөлҗиһан апага һич тә үз яшен бирү мөмкин түгел, шөкер, ул бүген дә үз аягында, хәтере дә яхшы, колаклары да ишетә, кунаклар белән рәхәтләнеп әңгәмә кора.

Ветеран кызы Галия һәм улы Фоат өчен яраткан әни, 11 онык һәм оныкчыгы өчен сөекле әби дә!

Гасыр чордашын олуг юбилее белән Президентларыбыз, район җитәкчелеге һәм азнакайлылар исеменнән котларга мунициапль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Күңел көрлеген җуймаган Ак әби янына балалары, туганнары, халыкны социаль яклау бүлеге, почтамт, ТОС җитәкчелеге дә килеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев