Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда янгын сүндерү хезмәте ветераннарының очрашуы

Көз көне, ягъни 1 октябрьдә, өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр, бу тантана- халыкара статусына ия.

 Бу дата очраклы гына сайланмаган: картлык - ул алтын вакыт, көзне дә алтын чор дип атыйлар, шуңа күрә өлкән буынга көзнең иң ямьле чорында махсус көн билгеләнгән.

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре дә кадерле ветераннарын онытмадылар: бу бәйрәм уңаеннан үзләренең өлкән буынны мул табын артында каршы алдылар. Хәрби иптәшләр өчен тантаналы чара аерым бүлек башлыгы Рөстәм Галләмов һәм начальник урынбасары Александр Никулин котлавы белән башланып китте. Лаеклы ялдагы янгын сүндерүчеләр дусларча әңгәмә артында үзләренең хезмәт елларын сөйләп, тормышларын башкалар өчен биргән хезмәттәшләрен искә төшерделәр.

"Тирә-юньдәгеләрнең һәм якыннарыңның кайгыртучанлыгын, игътибарын тою, үзеңне һәрчак кемгәдер кирәк итеп хис итү-өлкәннәр өчен иң зур шатлык»-дип, ветераннар үзләренең хис-тойгылары белән бүлештеләр.

24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев