Азнакайның олысы-кечесе кышкы озын ялларны күңелле һәм файдалы үткәрү ягында.
Тимераякта, чаңгыда, чанада шуучылар Ишкәев исемендәге ял паркын, чаңгы базасын үз итсә, кечкенә сабыйлары белән әти-әниләр, өлкәннәребез саф һавада кинәнә. Көн аралаш булып торган эстрада йолдызлары концертларыннан да тамашачы өзелмәде.
Нет комментариев