Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар” дәресе

12 март көнне Мәдәни үзәктә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар” дигән батырлык дәресе узды.

1941-1945 еллар-илебез өлешенә төшкән авыр сынаулар, газаплар, ныклык һәм батырлык чоры. Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз өчен барган яуларда безнең халык батырлык, рухи көч һәм фидакарьлек күрсәтте. Гасырлар узса да, Бөек Ватан сугышының героик елъязмасына язылган Азнакай халкының үлемсез батырлыгы халык хәтереннән юкка чыкмаячак.

12 март көнне Мәдәни үзәктә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар” дигән батырлык дәресе узды. Башта укучылар Азнакай районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, аларның батырлыклары һәм бүләкләре турында презентация карадылар. Аннан соң балалар Бөек Ватан сугышы турында кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Балалар Ватаныбызның геройлары, сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләүне зур игътибар белән тыңладылар.

Чара ахырында укучылар татар фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.

 

Гүзәл Николаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев