Азнакайда шимбә өмәләре гөрли
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шимбә өмәләре гөрли

Җирлегебездә 1 апрельдән старт алган санитар икеайлык дәвам итә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген үзәк урамны тәртипкә сала.

– Матурлыкка беркем дә битараф түгел. Ләкин менә шул матурлыкны саклый белмибез, – ди “28нче квартал” идарә компаниясеннән Венера Вәлиева. – Урамнарда, ишегалларында теләсә-кая ыргытылган тәмәке төпчегенең исәбе-саны юк! Халык, бигрәк тә яшьләр, безнең эшне күреп, әз булса да хөрмәт күрсәтсеннән иде.

Бүген инде бар җирдә яз хакимлек итә. Әле башкарасы эшләр дә шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, чишмәләрне, зиратларны чистартасы, елга-инеш буйларын, чишмәләрне  җыештырасы...

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев