Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шәфкать туташларын котладылар

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген медицина өлкәсенең күпсанлы хезмәткәрләре – шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләде.

Шунсын әйтергә кирәк, аларның күбесе бу истәлекле датаны сырхауханәдә – авырулар янында үткәрде.

–Сез – табибларның уң кулы. Авырулыларны дәвалауның уңышлы нәтиҗәсе өчен куйган тырышлыгыгызны олы бәялибез, сезгә бу җаваплы да, тынгысыз да хезмәтегездә сабырлык, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлекләр телибез, – дип шәфкать ияләренә барлык азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен юллады район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Эпидемия башланганнан бирле үз-үз үзләрен аямый райондашлары гомере, сәламәтлеге өчен көрәшкән хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.

Акушерлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, гомумән, урта медицина белгечлекләренең һөнәри көннәрен әнә шулай берләштереп, матур итеп, елдан-ел үзгә итеп үткәргән бәйрәмдә шәфкать ияләрен бу өлкә җитәкчеләре дә котлады, хезмәтләрен бәяләп, төрле дәрәҗә бүләкләр тапшырылды.

Быел бәйрәмгә яңа төсмерләр дә өстәлде. Башкаладан килгән психолог, коуч Татьяна Савельева бик мавыктыргыч, файдалы  психологик тренинг үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев