Россиянең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә.
Азнакайда төп сайлау участокларыннан тыш мобиль сайлау участоклары да эшли.
– Безнең 508 нче мобиль сайлау участогы 9.00 дан 13.00 сәгатька кадәр Яңа Юл микрорайонында йөри. Шулай ук 9 нчы мәктәптә урнашкан төп участокта да 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирергә мөмкин, – ди сайлау комиссиясе әгъзасы Розалия Кашапова.
Мобиль сайлау участокларында һәр тавыш бирүченең тән температурасы үлчәнә, шәхси саклану чаралары һәм ручка бирелә.
Нет комментариев