Азнакайда мәктәп укучылары 100 яшьлек фронтовик белән очрашты
7 нче территориаль үзидарә җитәкчесе Мөнирә Абдулвәлиева 4 нче лицейның 5 А сыйныфы укучылары белән Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюпов белән очрашу уздырды.
Гайнулла абый бу очрашуда балаларга үзенең мәктәп, яшьлек еллары турында сөйләде. Сугыш еллары хатирәләре, аннан соңгы тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды.
100 яшьлек фронтовик укучыларга чит телләрне өйрәнергә кирәклеген дә бик җентекле итеп аңлатты.
– Кулыгыздан китап төшмәсен. Күп укысагыз – күп белерсез, – диде сугыш ветераны.
Гайнулла Әюпов белән узган җылы очрашу истәлеге балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңелендә озак сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев