Азнакайда Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуны билгеләп үттеләр
Төбәкне өйрәнү музеенда Ленинрад блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга багышланган чара үтте.
Шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында катнашкан Шамил Миннегол улы Усманов белән очрашты. Бу хакта безгә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина хәбәр итте.
–Ветеран изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарнын берсе. Сугышка кергән чорлар, хезмәт иткән фронтлар, Ленинрад блокадасы... Хәтирәләренә кабат кайта – кайта яңартты аларны Шамил абый, –дип яза ул безгә. – Бүгенге көндә ветеран балалары, оныклары янәшәсендә тыныч картлык көннәрен кичерә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, район ветераннар хәрәкәтендә дә актив катнашып килә. Азнакай ДОССАФ ы уздырган пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда катнашып, 1 нче урынны яулаган.
Узган ел районда бөтен Рәсәй буенча Ленинград блокадасы вакыйгаларына багышлап телемост уздырылган иде. Шул чарада төшереп алынган видеофильм белән дә танышты укучылар. Блокада чорында 3 яшьлек бала булган, бүген инде чәчләренә чал кунган ветеран Римма апа Усманованың күз яшьләре аша сөйләгән чыгышын язма аша тыңладылар.
Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары урынбасары Рушан Йосыпов районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашкан батырлар турында сөйләде, бүгенге яшьләрне алар үрнәгендә чын патриотлар булырга өндәде.
Соңыннан мәктәп укучылары һәм кунаклар дәһшәтле ул еллар турында фильм карадылар. 900 көн һәм төнгә сузылган иң авыр чорлар - миллионлаган югалтулар, ачлык, үзәк өзгеч салкыннар совет сугышчысының рухын сындырмады, фильм әнә шул хакта иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев