Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Эшче һөнәрләр, Театр, Чатыр Тау елын йомгакладылар (ФОТО+ВИДЕО)

Район-шәһәр Мәдәният йортының кече залында районыбызның кул эше осталары иҗат иткән әйберләр күргәзмәсен караучылар арасына алма төшмәле түгел.

Хәйран калмалы шул, бөтен нәрсәгә оста безнең уңган-булган Азнакай халкы: бәйләнгән кием-салым, аяк чуы дисеңме, агачтан, кул астындагы башка материаллардан сувенирлар, картиналар, кәгазьдән кәрҗиннәр, чигүле мендәр-япмалар... Санап кына бетермәле дә түгел. Бу осталарның күпчелеге авыл үзешчәннәре смотры лауретлары да. Бер булганнан бар да була, диләрме әле?! Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев ачып җибәргән елны йомгаклау тантанасы зур залда дәвам итеп, анда районның мәдәният өлкәсендә танылган, республика бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулаган сәхнә һәм кул эше осталары бүләкләнде. Кичә төрле номинацияләрдә җиңүләр яулаган үзешчәннәребез концерты белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев