Илебез тарихында кар тап булып калган Чернобыль фаҗигасен һәм шулай ук 1957 елда Маяк катастрофасын бетерүдә катнашкан батыр ир-егетләребез һәр елдагыча, Хәтер көненә җыелды.
Бу фаҗигаләрне ликвидацияләүдә районыбыздан 120 дән артык кеше үз хезмәтен куйды. Ни кызганыч, аларның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Хәтер көне чарасына фидакарь якташларыбызның тол хатыннары чакырылды.
Онытылмас вакыйгалар турында хәтерләр яңарды, сәламәтлекләре какшап, арабыздан бик иртәли киткәннәрнең якты истәлеге барланды. Ир-егетләребезгә, инде исән түгелләрнең толларына юбилей медальләрен, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырып, район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм хәрби комиссар Рәдиф Камалеев батырлыкка тиң фидакарьлек күрсәткән ир-егетләргә җитәкчеләр һәм азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.
Нет комментариев