Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чаңгыроллер трассасы һәм скейт парк булачак

Кара Елга буен төзекләндерү проектын тормышка ашыруга 70 млн сум каралган.

Узган ел Азнакай “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит тудыру проектлары Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Аның нигезендә Кара елга буеның икенче чиратында төзекләндерү эшләре башланды.

– Әлеге проектны тормышка ашыруга 70 млн сум каралган. Быел чаңгыроллер трассасы, ял зонасы, күперләр, тротуарлар ясалачак, яктырткычлар урнаштырылачак. Киләсе елда балалар мәйданчыгы һәм скейт парк төзү планлаштырылган, – ди район башкарма комитетының архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Сирина Шәрәфетдинова.

ТР Төзелеше, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел Азнакайдан кала тагын 7 территориядә төзекләндерү эшләре башкарылачак. Аларга 500 млн сум акча каралган, шуның 490 млн сумы – федераль грант акчасы. Ә 2021 елда әлеге бәйгегә республика 11 проект тәкъдим иткән. Нәтиҗәләр көзен билгеле булачак. Җиңүчеләр исемлеге дә киңәйтелгән һәм приз фонды да икеләтә арткан.

Татарстаннан бу бәйгедә өч ел эчендә 26 проект җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев