Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Батырлык дәресләре уза

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Азнакай 7 нче урта мәктәбендә бүген Батырлык дәресе узды.

Анда район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, сугыш чоры балалары – ветеран укытучылар, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Наил Вәлиев катнашты.

«Без илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырлар данын онытырга тиеш түгелбез. Бүгенге матур тормышның кадерен белегез, лаеклы алмаш булып үсегез!» – дип мөрәҗәгать итте Миргасим Кәримов укучыларга.

Кичә республикабыз тарихыннан истәлекле вакыйгалар, шигырьләр, ветераннарның хәтирәләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев