Азнакай укучыларына наркотикларның зыяны туранда аңлаттылар
“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында Мәдәни үзәк Азнакай 1 нче урта мәктәбендә профилактик әңгәмә уздырды.
“Киләчәк наркотикларсыз” дигән исем атсында узган әлеге чарада балаларга наркотикларның кеше сәламәтлегенә, җәмгыятькә зыяны һәм ничек ялгыш юлга кереп китмәскә кирәклеген аңлаттылар.
Укучылар сәламәтлекнең төп факторлары, файдалы үсемлекләр, ризыклар турында да мәгълүмат алдылар.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев