ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе тарафыннан һәр елны “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы үткәрелә.
Бу көннәрдә Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурста шәһәрнең 7 нче ТОС рәисе Мөнирә Абдулвәлиева беренче дәрәҗә дипломга ия булды.
– Грант акчасы ТОС территориясенә кергән урыннарны төзекләндерүгә юнәлтеләчәк, – ди Мөнирә Абдулвәлиева.
Актүбәнең 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Хәниф Абдуллин - өченче, шәһәрнең 5 нче ТОС рәисе Рәмилә Әхмәтова – дүртенче урынга лаек булдылар.
Нет комментариев