Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншинаны искә алды

Газифә Хәсән кызы халык сәламәтлеге сагына бөтен гомерен багышлаган танылган табибә.

Ул Бөек Ватан сугышы чорында фронтта яралы солдатлар тормышы өчен көрәшеп, медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсенә җитә, күкрәген күпсанлы билге-медальләр бизи. Илгә Җиңү яулангач, кабат районыбызга әйләнеп кайта. Хатын-кызлар, аналар һәм сабыйлар гомерләрен, сәламәтлеген саклауга бөтен җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куйган шәфкать иясенә 1966 елда ТАССРның Атказанган табибы исеме, өч елдан соң Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бергә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Легендар шәхесебезнең каберен коллегалары ел әйләнә чистартып, карап торалар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның ярдәме белән чардуганы, кабер ташы да яңартылды. Һәр ветеранын күз уңында тоткан, инде арабызда юкларның, туганнары да калмаганнарының каберләрен тәртиптә тотуны игътибарыннан төшермәгән үзәк сырхауханәнәнең ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина оештыруында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап бүген Газифә Хәсән кызын искә алу тантанасы узды. Анда район башлыгы урынбасары Роза Галеева, баш табиб Илдар Шиһапов, имам-мөгътәсиб Азат хәзрәт, бергә эшләгән хезмәттәшләре, бүлек хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев