Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең яшь армиячеләре илне сакларга әзер

Казанда узган Татарстан Республикасының "Яшь армия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте слетында җирле штаб начальнигы Ринат Җиһаншин һәм мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Светлана Җамалиева җитәкчелегендә 9 нчы мәктәп яшь армиячеләре дә катнашты. Укучылар танк училищесына, "Казан ярминкәсе"ндә "Россия - минем тарихым" дигән күргәзмәгә сәяхәт кылдылар, хәрби кинофильмнар һәм патриотик...

Казанда узган Татарстан Республикасының "Яшь армия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте слетында җирле штаб начальнигы Ринат Җиһаншин һәм мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Светлана Җамалиева җитәкчелегендә 9 нчы мәктәп яшь армиячеләре дә катнашты.

Укучылар танк училищесына, "Казан ярминкәсе"ндә "Россия - минем тарихым" дигән күргәзмәгә сәяхәт кылдылар, хәрби кинофильмнар һәм патриотик рухтагы концертлар карадылар.

- Слеттан зур тәэсирләр алдым һәм киләчәктә хәрби һөнәр сайларга дигән карарга килдем. Илне үз улларыннан да яхшырак саклаучы булмаячак, - ди 7 нче сыйныф укучысы Ислам Корбангелдиев Казанга барырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең яшь армиячеләре илне сакларга әзер