Автомобиль хуҗаларының кар чистартырга комаучаулаган машиналарын алулары сорала.
Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе хәбәр итүенчә, 21 гыйнварда иртәнге 4 сәгатьтән эшләр төгәлләнгәнче 1 Май урамы буенча транспорт хәрәкәте ябыла: Мәктәп урамыннан Кызыл Яр кибетенә кадәр юлда кар чистартылачак.
Автомобиль хуҗаларының кар чистартырга комаучаулаган машиналарын алулары сорала.
Фото: архив
Нет комментариев