Мәдәни үзәкнең хезмәтне саклау өлкәсендәге белгече Энҗе Шакирова Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов белән берлектә куркынычсызлык чаралары турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Ирек Миңнеханов персоналга кешеләр күпләп була торган урыннарда янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш-гамәлләр тәртибен аңлатты.
Өлкән инспектор бинаның янгын турында хәбәр итү системасын, эвакуация юлларын һәм беренче янгын сүндерү чараларын тикшерде.
Мәдәни үзәктә шулай ук янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм террор актлары янау очрагында эш итү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
.jpg)
Нет комментариев