Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының иҗтимагый совет әгъзалары спорт объектларында булдылар

Азнакай районы  иҗтимагый советы әгъзалары, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов белән берлектә бистәнең “Барс” спорт мәктәбендә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген биредә 320 дән артык бала дүрт спорт төре: җиңел атлетика, футбол, стендка ату, чаңгыда йөрү белән актив шөгыльләнә.

Мәктәп директоры Марсель Сәлимов әлеге учреждениенең тарихы турында сөйләде, мәктәп бинасы яңа булмаса да, биредә балалар һәм өлкәннәр белән эшне оештыру өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган.

Бирегә шулай ук чаңгылар сатып алынган, бүген яшь спортчылар дөнья һәм Европа чемпионатына әзерләнәләр.

Иҗтимагый совет әгъзалары шулай ук “Взлет” иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән дә танышты. Киләчәктә оешма патриотик юнәлештәге балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итүне күз уңында тота.  Җәмәгатьчеләр укыту-тренировка процессларының нинди шартларда узуын карадылар.

– Бүген без үз күзләребез белән районыбызның кайбер спорт учреждениеләренең ничек үзгәрүен күрдек. Җирлегебездә район хакимияте башлангычы белән  заманча җиһазландырылган биналар булдырыла. Биредә  балалар өчен җан аткан тренерлар, һөнәрманнар эшләве куандыра.  Иң мөһиме, боларның барысы да бушлай, чөнки бүгенге көндә әти-әниләрнең барысы да баласы спорт белән шөгыльләнсен өчен акча түли алмас иде, – диде фикер алышу барышында иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина.

Соңыннан иҗтимагый совет әгъзалары узып баручы елга йомгак ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев