Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында яңа җәмәгать судьясы билгеләнде

Бүген җирлегебездә Азнакай суд районы буенча 1 нче суд участогына җәмәгать судьясын билгеләделәр.

Яңа билгеләнгән судьяны коллективка тантаналы төстә кабул итү чарасын шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин алып барды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, судьялар, районның көч структуралары җитәкчеләре һәм вәкилләре, да катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы карары нигезендә 1 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Гайнетдинов Рөстәм Рәис улы билгеләнде. Ул 1988 елда Буа шәһәрендә туган, югары юридик белемле. Суд системасында 2010 елдан. Буа районы һәм шәһәре буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, соңыннан ТР Югары судында судья ярдәмчесе булып эшли.

– Халык бирегә юкка килми, аларның килеп туган проблемаларын закон нигезендә чишү – безнең төп вазифабыз. Иң мөһиме, кешеләрне тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Хезмәтегез уңышлы һәм нәтиҗәле булсын, – диде суд рәисе Илдар Шәрифуллин яңа билгеләнгән судья белән таныштыру барышында.

Рөстәм Гайнетдинов тантаналы шартларда судья анты кабул итте.

–Үз вазифаларымны намус белән башкарырга, бары тик законга буйсынып, гадел хөкем итәргә, судья бурычы һәм намусым кушканча, гадел булырга вәгъдә итәм, – диде хөкемдар коллектив алдында сүз биреп.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышын суд коллективына югары бәя бирүдән башлады.

– Биредә эшләүчеләрнең һәрберсе зур тәҗрибә һәм абруйга ия. Сезгә дә азнакайлыларның ышанычын яулап, халык мәнфәгате өчен хезмәт итәргә, закон сагында уяу торырга язсын, – диде җитәкче

Рөстәм Гайнетдиновны яңа вазифага алынуы белән котлап, хезмәттәшләре, очрашуда катнашкан хокук саклау органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев