Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре өчен корылган вагоннарны кышкы әзерлеккә тикшерделәр

Азнакай нефтьчеләр һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре скважиналарның җир асты ремонты белән шөгыльләнүче бригадалар өчен корылган вагоннарны кышкы әзерлеккә тикшерде. Биредә кулланыла торган җылыткыч приборлар, корылмадан төрле якка сузылган электр чыбыклары ут чыгарырга, кыска вакыт эчендә барлык мөлкәтне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа да гаять игътибарлы булу сорала. ФОТОРЕПОРТАЖ...

Азнакай нефтьчеләр һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре скважиналарның җир асты ремонты белән шөгыльләнүче бригадалар өчен корылган вагоннарны кышкы әзерлеккә тикшерде.

Биредә кулланыла торган җылыткыч приборлар, корылмадан төрле якка сузылган электр чыбыклары ут чыгарырга, кыска вакыт эчендә барлык мөлкәтне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа да гаять игътибарлы булу сорала.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәхеткә, бүгенге вагоннар автоном рәвештә эшли торган янгынны сиздерүчән җайланмалар белән җиһазланган. Аның ярдәме белән ут чыккан урынны тиз арада билгеләп, янгынга каршы көрәшне тизрәк башлап була.

"Азнакайнефть" идарәсенең скважина ремонтлау цехында хезмәт саклау буенча инженер Венера Фазлеева ярдәме белән бүгенге көндә барлык вагоннар әнә шундый янгын сүндерү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителә, куркынычсызлык буенча инструктажлар вакытында үткәрелә. Венера Фазлееваның нәтиҗәле эше җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә.

Тикшерүләр буенча барлык янгын куркынычсызлыгы таләпләре тиешле дәрәҗәдә үтәлә дип табылган. Шуны истә тоту кирәк: янгын сүндерү бүлегенән еракта урнашкан әлеге вагоннарда куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп эшләү - хөкүмәт милкен генә түгел, тормыш иминлеген саклау өчен дә бик мөһим.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре өчен корылган вагоннарны кышкы әзерлеккә тикшерделәр