Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куркынычсызлыгы тикшерелде (ФОТО)

Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышын аның рәисе, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Анда көн үзәгендәге мөһим мәсьәләләр тикшерелеп, киләчәккә планнар билгеләнде.

Аннан соң координацион совет әгъзалары Азнакай шәһәренең 2 нче «Тиремкәй» балалар бакчасында һәм 7 нче урта мәктәптә хезмәт һәм янгын куркынычсызылыгы, туклану торышын тикшерделәр.

– Мондый рейдлар сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка оешма-учреждениеләрдә даими үткәрелә. Ачыкланган кимчелекләр буенча беркетмәләр төзелә һәм алар җитәкчеләргә җиткерелә. Билгеләнгән вакыттан соң комиссия кабат аларның үтәлешен тикшереп чыга, – ди координацион советның хезмәтне саклау буенча җаваплы секретаре Рамил Гатиятуллин.

Рейдларның максаты – шелтә һәм административ җәза бирү түгел, ә кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев