Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эшләүчеләр геройларга тиң

Яңа төр коронавирус инфекциясе тормышның барлык өлкәләренә зур үзгәрешләр кертте.

Пандемия шартларында социаль хезмәтләргә йөк икеләтә авыргарак төште.

Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эшләүчеләр өчен дә бу чор җитди сынауга әверелде. 2020 елның 24 апреленнән интернат-йорт үзизоляция режимына күчте. Социаль хезмәткәрләр өйләренә кайтмый, көне-төне биредә тәрбияләнүчеләр янында булдылар, берничә смена рәттән эшләделәр. Ару-талуларын җиңеп, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, үз бурычларын намус белән үтәделәр, яңа эш алымнарын кулландылар.

– Безнең коллектив тәҗрибәле, үз эшенә чын йөрәктән бирелгән белгечләрдән тора. Һәрберсе күп төрле бүләкләргә, мактауларга ия. Карантин чорында гаиләләрен, балаларын калдырып, интернатта яшәделәр, биредә тәрбияләнүчеләренң сәламәтлеген кайгырттылар, – ди интернат-йорт директоры Венера Баландина.

Аның биредә эшләвенә 42 ел. Шулай ук шәфкать туташы Миләүшә Мостафина, дезинфектор Гөлүсә Шакированың да эш стажлары дүрт дистә елдан артып китә. Няня Дилә Миннигалиева, өлкән шәфкать туташы Алена Архипова, социаль хезмәткәр Анастасия Кравченко да шактый еллар социаль хезмәт өлкәсендә эшлиләр.

-Коллективка шушы авыр чорда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыклары, мәчетләр, предприятие-учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм кешеләр азык-төлек һәм башка төр ярдәм күрсәтте. Без барысына да зур рәхмәтлебез, - ди Венера Баландина.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев