Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай иҗатчылары үзләрен әдәби бәйгедә сыный ала

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсын игълан итте.

Ул татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә.

Конкурс түбәндәге ун номинациядә үткәрелә: роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь, повесть (үсмерләр әдәбияты), хикәя (үсмерләр әдәбияты), шигырь (үсмерләр әдәбияты), хикәя (балалар әдәбияты), шигырь (балалар әдәбияты).

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

«Роман» номинациясе буенча әсәрләр – 2021 елның 1 декабренә, калган номинацияләр буенча 2021 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә һәм алар түбәндәге күләмдә акчалата премия белән бүләкләнә:

«Роман» номинациясендә:

I урын – 500 000 сум,

II урын – 400 000 сум,

III урын – 300 000 сум.

«Повесть» номинациясендә:

I урын – 300 000 сум,

II урын – 200 000 сум,

III урын – 150 000 сум.

«Поэма» номинациясендә:

I урын – 200 000 сум,

II урын – 150 000 сум,

III урын – 100 000 сум.

«Хикәя» номинациясендә:

I урын – 100 000 сум,

II урын – 75 000 сум,

III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» номинациясендә:

I урын – 40 000 сум,

II урын – 30 000 сум,

III урын – 20 000 сум.

Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617); электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев