Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай әдибенең иҗаты барыбызның да күңел түрендә

Мәнәвез авылы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан балалар өчен уен-викторина оештырылды. Бөек шагыйребезнең иҗат һәм тормыш юлы искә алынды, шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Рәсем бәйгесендә жиңүче Ариана Трофимова, икенче урынны яулаган Ясминә Хәбибуллина, өченче урынга ирешкән Илюзә Габдрәкыйпова истәлекле бүләкләр хәм Дипломнарга лаек булдылар....

Мәнәвез авылы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан балалар өчен уен-викторина оештырылды. Бөек шагыйребезнең иҗат һәм тормыш юлы искә алынды, шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Рәсем бәйгесендә жиңүче Ариана Трофимова, икенче урынны яулаган Ясминә Хәбибуллина, өченче урынга ирешкән Илюзә Габдрәкыйпова истәлекле бүләкләр хәм Дипломнарга лаек булдылар. Викторинада җиңүчеләр дә хөрмәтләнде. Аларга бүләкләрне авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов тапшырды.

Кунак булып килгән коррекция мәктәбе һәм "Сандугач" кашыкчылар ансамбле вәкилләре дә бу кичәне бик ошатты.

Шул ук көнне "50+"проекты да старт алды. Авылның шәфкать туташы Филүсә ханым бу чорда талпаннардан аеруча саклану кирәклеген искәртеп, чыгыш ясады. Аннары инде авылдашлар белән бергәләп Тукай иҗатына чумдык. Бөек шагыйребезнең шигырьләрен тынлап, җыр ярышлары оештырып күңел ачканнан соң, чәй табыны артында эчкерсез сөйләшү, аралашу барды. Ләйсән Латыйпова моңлы җырлары белән кичәбезгә тагы да ямь өстәде.

Гөлназ Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай әдибенең иҗаты барыбызның да күңел түрендә