Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Бүген Азнакай шәһәр Советының чираттагы утырышында  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.

Утырышны район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Әлеге урынга ике кандидатура арасыннан депутатлар бертавыштан Эльвир  Әнвәр улы Габдрахмановны  сайладылар.

Эльвир Габдрахманов 1986 елда Мәсгут авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, югары уку йортларында квалификациясен күтәрү курслары узган. Хезмәт юлын Кәкре Елга мәктәбендә география укытучы булып башлый. 2015 елдан – Мәсгут авылы җирлеге башлыгы. Гаиләле, бер кыз һәм бер ул үстерәләр.

– Эльвир Әнвәрович үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә яхшы мөгаләмәсе белән Мәсгут авылы халкы арасында зур хөрмәт казанды. Яңа урында да аңа уңышлар телибез, – диде Марсель Шәйдуллин.

Шулай ук депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә теләктәшлек белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев