Азнакайда балаларны кече яшьтән эшче һөнәрләргә өйрәтәләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балаларны кече яшьтән эшче һөнәрләргә өйрәтәләр

Азнакайның 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасында Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган семинар узды.

Шунда ук "Яшь оста - 2026" төбәкара чемпионатының район җиңүчеләрен дә тәбрикләдедәр.  Чемпионатның төп максаты - балаларны кечкенәдән төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларның гамәли белемнәрен үстерү.  

Быел турнирда Азнакай һәм Актүбә бистәсе балалар бакчаларыннан 30 кеше катнашты. Алар үзләрен дүрт юнәлештә: физик культура, декоратив-гамәли сәнгать, кием дизайны, юл хәрәкәте иминлегендә сынадылар. Һәр чыгышта балаларның һөнәрләргә булган игътибары, җаваплылыгы сизелеп торды. 

-Без аларның уңышлары белән чиксез горурланабыз һәм әлеге конкурс аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышанып калабыз, - ди мәгариф идарәсе методисты Лилия Васильева.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев