Актүбә бистәсе кешесе икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды
Тормыш сабаклары бернигә дә өйрәтми торган кешеләр бар, алар кат-кат бер үк тырмага басып, маңгайларын бәрәләр. Ел ярым вакыт эчендә Актүбә бистәсендә яшәүче бер яшь кеше икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды. Узган елның октябрь кичендә «Витязь» шәхси сак предприятиесенең Азнакай бүлегеннән хәвефле хәбәр килә: Әгерҗе авылыннан 5 км ераклыкта...
Тормыш сабаклары бернигә дә өйрәтми торган кешеләр бар, алар кат-кат бер үк тырмага басып, маңгайларын бәрәләр. Ел ярым вакыт эчендә Актүбә бистәсендә яшәүче бер яшь кеше икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды.
Узган елның октябрь кичендә «Витязь» шәхси сак предприятиесенең Азнакай бүлегеннән хәвефле хәбәр килә: Әгерҗе авылыннан 5 км ераклыкта «Азнакай технологик транспорт идарәсе» җәмгыяте бульдозерына урнаштырылган техник саклау чарасы эшли башлый. Сак хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында предприятие милке урланмыйча кала.
Әлеге урынга килеп, «Витязь» һәм «Татнефть-Охрана» шәхси сак предприятиесенең хокук бозуларны кисәтү службасы хезмәткәрләре 160 литр дизель ягулыгы салынган бакның капкачы ватылганын күрәләр. Тикшерү вакытында бульдозердан 300 метр ераклыкта урманда автомашинага тап булалар. Салонында кеше булмый, ә менә «ВАЗ-2106» багажнигында гомуми күләме 180 литрдан артык 4 буш канистр табыла. Әлеге урыннан шулай ук резина перчаткалар һәм урмандагы «алтылы»ның шин протекторы эзләре алына.
«Азнакай технологик транспорт идарәсе» ҖЧҖнә 4300 сум зыян килергә мөмкин иде, шуңа күрә РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддә, беренче бүлеге (җинаятькә әзерләнү) һәм 158 нче маддә беренче бүлеге (урлау) буенча җинаять эше кузгатылды. Полицейскийлар хокук бозуларны кисәтү службасы хезмәткәрләре белән берлектә урлаучының кем икәнлеген ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. 25 яшьлек актүбәле 2012 елның июнендә хөкем ителгән була.
Ул вакытта Җәлил нефтьчеләре тарафыннан Мәллә елгасы янында урнаштырылган нефть-тоткычны сүтә. Азнакай суды аны штрафка тарта. Күрәсең, егет өчен бу сизелерлек жәза булмаган. Җинаять эше материалларында аның бульдозер янына барыр өчен иптәшеннән аңлы рәвештә машина алып торуы һәм ягулык багының капкачын ватып, ягулык урларга теләве хакында күрсәтмәсе бар. Бу юлы хөкем нинди булыр - вакыт күрсәтер.
Наталья КЛЮЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев