Актүбә бистәсе кешесе икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды
Тормыш сабаклары бернигә дә өйрәтми торган кешеләр бар, алар кат-кат бер үк тырмага басып, маңгайларын бәрәләр. Ел ярым вакыт эчендә Актүбә бистәсендә яшәүче бер яшь кеше икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды.
Узган елның октябрь кичендә «Витязь» шәхси сак предприятиесенең Азнакай бүлегеннән хәвефле хәбәр килә: Әгерҗе авылыннан 5 км ераклыкта...