Актүбә яшь һәм тату гаиләләрен җыйды - ФОТО
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә яшь һәм тату гаиләләрен җыйды - ФОТО

15 май көнне бистәнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелде.

Бу бәйрәмгә ныклы, тату яшь гаиләләрне җыйдылар. Алар башта “Семейка” квест-уенда катнашты. Бәйрәмгә килүчеләрне бистәнең башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов котлады. Гаиләләр ярышкан арада үзешчән сәнгать осталары җыр-биюләре белән куандырды. Бу бәйрәм гаиләнең бар бәхете бер-береңә хөрмәттә, аңлашып яшәүдә булуын янә дәлилләде.


Нет комментариев