Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ак таяк көнендә – пакъ хисләр (ФОТО)

Халыкара ак кул таягы көненә багышланган чаралар киң күләмле җәмәгатьчелекнең һәм хакимият органнарының игътибарын сукыр инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларның тормыш эшчәнлеген пропагандалау һәм җәмәгать фикерен формалаштыру максатларыннан чыгып үткәрелә.

Британиянең Бристоль шәһәрендә яшәүче фотограф Джеймс Биггс 1921 елда көтелмәгән хәлдән соң күрми башлый. Ул тормышындагы бу кисәк үзгәрешкә ияләшә башлап, шәһәр буйлап таякка таянып йөри. Әмма аның кара таягына беркем дә игътибар итми. Ул аны акка буягач, игътибар итә башлыйлар. Бу яңалыкны башка илләрдәге күрмәүчеләр дә күтәреп ала. Тора-бара 13 ноябрь дөньякүләм Сукырлар көне дип игълан ителә. Бу көнгә 1987 елдан Русия дә килеп кушылды.

Халыкара ак кул таягы көненә багышланган чаралар киң күләмле җәмәгатьчелекнең һәм хакимият органнарының игътибарын сукыр инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларның тормыш эшчәнлеген пропагандалау һәм җәмәгать фикерен формалаштыру максатларыннан чыгып үткәрелә. Безнең районда да күз күреме буенча инвалидларга багышланган төрле чаралар оештырыла, бу көн олылап билгеләп үтелә. Ел саен үзәк китапханәдә алар белән очрашулар уза.

Быел да аңа зал тулып килделәр. Районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләреннән дә инвалидлар җәмгыятьләре, ветераннар советы вәкилләре катнашты.

Кичәне ачып җибәргән район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Гөлнара Хәбибуллина һәм башка чыгыш ясаучылар бу көндә шулай берләшүнең мәгънәсен, асылын ассызыклап, һәркемгә сихәтлек, күңел күтәренкелеге, рухи ныклык, гаиләләрендә иминлек теләделәр. Урсай авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Рүзилә Зарипова үз җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларга булган кайгырту-игътибар хакында сөйләде. “Гөлстан” әдәби берләшмәсе иҗат ияләренең шигъри юллары, юморескалары, “Ихлас” фольклор ансамбле үзешчәннәренең, кунакларның үзләренең җыр-биюләре белән үрелеп барган бу кичә әле озак вакытлар күңел түрендә йөрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев