Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Әлфинә Бикәева – үрнәк укучыбыз

​​​​​​​Андый укучылар хакында: “Уңганнан бар да була!” дип әйтәләр.

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучысы Бикәева Әлфинә нәкъ шундыйлардан. Ул өченче ел рәттән рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урынны яулый. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук класс җитәкчесе Галиева Әлфия Гыйлметдин кызы кечкенә Әлфинәнең телгә булган кызыксынуын, китап укырга яратуын күреп ала һәм шул юнәлештә үсүенә мөмкинчелекләр тудыра.

Әлфинә биш яшьтән музыка белән дә шөгыльләнә, сәнгать мәктәбендә укый, фортепьянода уйный, “Бәхет” ансамблендә җырлый. Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендә алар күп тапкырлар Татарстан Републикасы һәм Россия Федерациясе лауреаты булдылар.

Безнең уңган Әлфинәбез рәсем төшерү, кул эшләре белән дә шөгыльләнергә ярата.

Әлфинә – үрнәк гаиләдә тәрбияләнүче бала. Ул әтисе Нәфис, әнисе Гөлназның уң кулы, ике сеңлесенә ярдәмчел апа. Бу тырыш гаиләдә балаларны чын кеше итеп тәрбияләү беренче урында.

“Уку – энә белән кое казу” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Киләчәктә кызыклы да, авыр да булган фән дөньясында без Әлфинәгә зур уңышлар теләп калабыз.

Әлфия Ханнанова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев