Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Якты хисләр өчен рәхмәт!

Казанның борынгы урыннары буенча сәяхәт итү – Татарстан тарихы белән якыннанрак танышу өчен менә дигән мөмкинлек.

Бу атнада безгә дә шундый мөмкинлек бирелде.

29 июньдә без – «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге һәм «Маяк» газетасы редакциясе оештырган «Укытучым – гомерлек остазым» конкурсында катнашучылар Казан шәһәрендә булдык.

Республикабыз башкаласына бару безнең барыбыз өчен дә мөһим һәм истәлекле вакыйга иде. Әлеге сәяхәт минем өчен иң серле урыннарның берсе булган – Казан Кремленнән башланды. Биналарның матурлыгы, купшы чәчәкләр, борынгы шәһәр атмосферасы... Монда килгән саен, мин аны төрле яктан ачам. Бигрәк тә Казан турындагы риваятьләрне кызыксынып тыңлыйм. Кайвакыт андагы вакыйгалар янә җанланыр да, Кремль территориясе әкият мәйданына әверелер кебек тоела. Кулдан эшләнгән, бер-берсен кабатламаган сувенирларны да мин моннан сатып алырга яратам. Алардан тарих “исе” ныграк килә кебек тоела.

Шулай ук иң истә калган урыннарның берсе «Туган авылым» комплексы булды. Анда син үзеңне татар әкиятләренең герое итеп хис итәсең. Агачтан салынган йортлар, кечкенә күл, мәчет һәм хәтта мунча. Болар барысы да искиткеч атмосфера тудыра. Миңа иң ошаганы – комплекс хезмәткәрләре булды. Алар милли киемнәрдән иделәр, матур җырлар җырлап, әлеге истәлекле урын турында мавыктыргыч хикәятләр сөйләделәр.

Комплекста безгә таныш булган татар әкиятләре геройларының төрле агач статуэткалары бихисап. Ә иң истә калганы – Казаныбызның бер символы булган милли ризыгыбыз өчпочмакка зур һәйкәл булды.

Башкаладан барыбыз да яңа идеяләр белән, дәртләнеп кайттык! Безгә шундый кабатланмас хисләр бүләк иткән, татар халкының тарихы белән танышу мөмкинлеге тудырган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевка, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга, һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукаловага зур рәхмәт.

Элиза Саниева, 4 нче лицей укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев