Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Азнакайның яшь инспекторлары юллар иминлеген кайгырта

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!». Безнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Татьяна Михайловна әнә шулай ди.

Юл йөрү кагыйдәләрен белү генә түгел, ә аларны үтәүнең дә никадәр мөһимлеген барыбыз да бик яхшы аңлый. Ләкин нәрсәдер эшләргә кирәк булганда, никтер, теорияне, кагыйдәләрне онытабыз да куябыз.
Нәкъ менә шуны безгә «Балалар юл күзәтчелеге» отрядында өйрәтәләр. Биредә без юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез һәм аларны тормышта актив кулланабыз. Чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – юлда булган һәр кешенең бурычы. Әгәр дә берәрсе бу кагыйдәләрне бозса, «чылбырлы реакция» башланачак,һәм инде беркем дә вакыйгаларның алга таба үсешен алдан күрә алмаячак.
Безнең отрядка йөрүчеләрнең барысы да юлның нинди җитди урын булын ачык аңлыйлар, анда уйнарга да, шаярырга да ярамый. Шуңа күрә безнең отряд әгъзалары башкаларга да юллардагы иминлек турында аңлатып, сөйләп торалар. Юарыбыз да юл кагыйдәләрен үтәсәк, юлларыбыз һәрчак имин булыр.

 

Камилла Калимуллина,

5 нче мәктәпнең ЮИД отряды яшь корреспонденты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев