Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Алия Баязитова - "Туган җирем" һәм "Әнкәемә"

Алия Баязитова, Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбе - "Туган җирем"

Туган җирем, газиз җирем,

Ягымлы да, матур да.

Җанымны эретерлек син

Дөрләп янган ялкын да.

 

Туган җирем, үскән җирем,

Затлы да син, назлы да.

Күңелләрне иркәләрлек

Җылы йомшак язлы да.

 

Туган җирем, гүзәл җирем,

Син бит минем күз нурым.

Арыган чакта ял итәрлек

Ал чәчәкле болыным.

 

Әнкәемә

Тугачтын да әнкәй безне

Йомшак кулына алган.

"Балам, бәгърем, күз нурым!" - дип,

Иркәләгән, назлаган.

 

Җылы бишектә тирбәтеп,

Матур җырлар җырлаган.

"Бәхетле бул, балам!" - диеп,

Шатлыгыннан елаган.

 

Барыбызны кадерләгән,

Йөрәк җылысын биргән.

Безнең нәни борчуларны,

Шатлыкларны ул бүлгән.

 

Рәхмәт әйтеп әниемә,

Алларында баш иям.

Аны мәңге ташламаска

Һәм сакларга сүз бирәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев