Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Үзең теләп алган штраф

Язның матурлыгына сокланып, рәхәт итеп кенә яшисе дә бит, әмма кайберәүләр үз башына күңелсезлекләр эзләп йөри.

Моңа аларны, мәгълүм ки, аракы этәрә. 

Шәһәребезнең  Шәйхетдинов урамында исерек хәлдә машина йөртеп ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлыккан Ф.Ихсанов, А.Җиһаншин да соңыннан бик үкенгәннәрдер дә... Суд процессында үзләре катнашмаса да, алар икесе дә гаепләрен тулысынча таный һәм җәмәгать судьясы чыгарган карар белән килешәләр. Ә юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырган исерек шофер, әлбәттә, тиешле, катгый җәзасын ала: КоАП ның 1 маддәсе, 12.8 өлеше нигизендә 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымнан алып, ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бу ике очракта судья административ хокук бозу эшендәге барлык китерелгән дәлилләрдән чыгып, 30 сум штрафка тарту һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев