Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Олы юлда – исерек шофер?!

Шәһәребезнең 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы административ хокук бозу турындагы чираттагы эшне карап, гаеплегә карата җәза карары чыгара.

Быелның 30 июнендә 20 сәгать 55 минутта Әлмәт-Азнакай юлының 45 нче чакрымында  Мәхмүтов Л.З. исерек хәлдә җиңел машина белән идарә итә. Югыйсә, ул идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Суд утырышында Мәхмүтов Л.З гаебен тулысынча таный, кылган гамәле өчен үкенүен белдерә.

Аның аңлатмасын тыңлаганнан һәм аларны РФ административ хокук бозулар Кодексының 26.11 маддәсе таләпләре белән берләштереп бәяләгәннән, язмача материалларны тикшергәннән соң җәмәгать судьясы түбәндәге карарга килә.

РФ Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә машина йөртүче полиция хезмәткәре сораганда йөртү хокукын тикшерү өчен күрсәтергә бурычлы. Шул ук кагыйдәләр нигезендә транспорт чаралары белән эчкән килеш руль артына утыру катгый тыела. Административ хокук бозулар турында Кодексның 3 бүлеге, 12.8 маддәсе нигезендә машина йөртү хокукы булмаган яки аннан мәхрүм ителеп, эчкән килеш руль артына утырган өчен 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ арестка яки 30 мең сум күләмендә штрафка тарту каралган. Мәхмүтов Л.З га карата җәзаны йомшарту халәте булып аның үз гаебен тануы һәм кылган гамәле өчен үкенүе тора. Ә инде административ җаваплылыкны авырайтучы фактлар табылмый. Шул рәвешле,  юл иминлеге кагыйдәләрен бозган Мәхмүтов Л.З 10 тәүлеккә арест рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев