Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

  Исерек шоферларга җәза катгый

Авылда, төн уртасында мине кем туктатсын, дип уйлау, әлбәттә, зур ялгыш. 

Руль артына исерек хәлдә утырган Р. Мулгукбаев та моңа үз мисалында инанган.   Эчкән булуы өстенә, машина йөртүгә хокукы да булмаган аның. Әле дә андый-мондый бәлага тарый алмый кала: аны юл иминлеге сакчылары вакытында туктатып, административ хокук бозуы турында беркетмә төзи.

 Шәһәрнең 2 нче суд участогында барган суд утырышында ул үзенең яклаучысы белән катнаша, гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. Р.Мулгукбаевның башкарган хезмәте сезонлы кыр эшләре белән бәйле булганлыктан, яклаучысы аңа штраф җәзасы бирүләрен сорый.

Суд утырышында китерелгән барлык дәлилләрдән чыгып, судья аңа 10 тәүлеккә кулга алу җәзасын билгели.

Карар әле үз көченә кермәгән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев