Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Инспекторларга иң мөһиме – юлда иминлек булсын

Шәһәребезнең Болгар урамында иртәнге 4 сәгатьтә исерек хәлдә Махиянов Л.Р ны тоткарлаган юл инспекторы, әлбәттә, закон нигезендә эш иткән.

Суд утырышында да җәмәгать судьясы “Полиция турында” РФ законы нигезендә хокук сакчыларының төп бурычы җинаятьләрне кисәтү, аларга юл куйдырмау, юл хәрәкәте иминлеген саклау булуын ассызыклады. Махиянов Л.Р. карата беркетмә төзегән БДД инспекторы үзенең хезмәт бурычын үтәп, аның административ хокук тәртибе бозуына чик куя һәм тиешле процессуаль документлар тутыра. Эш барышында аның хокук тәртибе саклаудан башка бернинди дә кызыксынуы булмавы объектив мәгълүматлар белән раслана.

Әйе, моңа басым ясавыбыз тиктомалдан гына түгел. Суд утырышларында еш кына гаепләнүчеләрнең яки аларның яклаучыларының БДД хезмәткәрләренә шик-шөбһә белдерергә омтылуы күренә. Югыйсә, үзләренең эчкән хәлдә руль артына утыруларын да таныйлар. Әмма медицина тикшерүе үтүдән ни өчен баш тартуларын гына аңлатмыйлар. Кайда монда логика? Закон бозгансың икән, гаебең таный да бел инде.

Садертдинов Р.А. да Азнакай –Күктәкә юлында хәрәкәт иткәндә эчкән хәлдә була. Ул да инспекторның медицина тикшерүе үтү таләбен кире кага, ризалашмый. Судта гаебен тулысынча таный.

Исерек хәлдә машина белән идарә иткән Махиянов Л.Р. 1 ел да 7 айга йөртү хокукыннан мәрүм ителә һәм 30 мең сум штраф түләргә тиеш. Садертдинов ел ярым дәвамында машина белән идарә итә алмаячак һәм 30 сум күләмендә штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев