Азнакайда юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Татарстан мәйданында Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан хәтер акциясе оештырылды.
Анда укучылар да, яшьләр дә актив катнашты.
Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Александр Лаврентьев үзенең чыгышында һәркемне юл фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакырды.
– Юкка гына тизлек иртәме-соңмы һәлакәткә китерә дип әйтмиләр. Аварияләрнең күбесе тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыга, – ди хокук сакчысы. – Билгеле шоферлардан гына түгел, җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Бигрәк тә кичке якта урамга, юлга чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Барыгызны да яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә яакырабыз.
Чара азагында юл корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев